Әлмәттә яңа фотозона барлыкка киләчәк

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Шәһәр Сусаклагычы территориясендә Дала Зәе елгасы аша җәяүлеләр күперен реконструкцияләүгә керештеләр.

Бу күпер сусаклагычның ике ягын тоташтырачак, аларның берсендә пляж зонасы барлыкка киләчәк.

Күпер чын-чынлап стильле һәм заманча булачак - яңартылган култыксалар һәм кичке яктырту белән.

Ул Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен чын арт-объектка һәм фотозонага әвереләчәк!

Әлеге масштаблы объектны төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм, әлбәттә, «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International