Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә хәрәкәтне өлешчә чикләү планлаштырыла

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәрендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган генераль репетицияләр һәм бәйрәм чаралары, шулай ук Ленин исемендәге мәйданда 2024 елның 10 августыннан 6 сентябренә кадәр (ишегалларыннан чыгу юллары белән), Гагарин (Белоглазов урамы ягыннан), Белоглазов (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр), Тимирязев (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр) урамнары буйлап хәрәкәтне ябу юлы белән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә:

Ленин урамы (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр) (ишегалларыннан чыгу юллары белән):

- 10 августтан 6 сентябрьгә кадәр көн саен 22:30 сәгатьтән 05:00 сәгатькә кадәр;

- 30 августта 13:00 сәгатьтән 2 сентябрьдә 05:00 сәгатькә кадәр.

Ленин урамы (Р. Фәхретдин урамыннан Радищев урамына кадәр, М. Җәлил урамыннан Мәрҗани урамына кадәр) (ишегалларыннан чыгу юллары белән):

- 1 сентябрьдә 06:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.

Ленин урамы (Мәрҗани урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәр) (ишегалларыннан чыгып)

- 1 сентябрьдә 06:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр.

Гагарин урамы (ишегалларыннан чыгу юллары белән):

- 30 августта 12:00 сәгатьтән 2 сентябрьдә 06:00 сәгатькә кадәр.

Белоглазов урамы (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр) (ишегалларыннан чыгу юллары белән):

- 1 сентябрьдә 06:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр.

Тимирязев урамы (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр):

- 31 августта 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр;

- 1 сентябрьдә 07:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр.

Кече Тынычлык урамы (Ленин урамындагы 94нче йорттан («Әлмәт» кунакханәсе) Ленин урамындагы 100нче йортка кадәр («Панорама» сәүдә үзәге) (Тынычлык урамына чыгып):

- 1 сентябрьдә 06:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International