Р. Фәхретдин исемендәге бульварда нинди яңалыклар барлыкка килде?

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Монда эсседә тазару өчен эчә торган фонтаннар урнаштырганнар. Килүчеләргә уңайлы булсын өчен шулай ук җәмәгать бәдрәфе дә җиһазландырылган.

Моннан тыш, биредә воркаут өчен өстәмә мәйданчыклар, саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен спорт һәм уен комплекслары урнаштыра башладылар.

Республика бюджетыннан бу максатларга 8 млн сум акча бүлеп бирелде.

Исегезгә төшерәбез, бульварны төзекләндерү проекты «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Барыгызны да Р. Фәхретдин исемендәге яңартылган бульварга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International