Әлмәттә «Безнең ишегалды лагере» проекты старт ала

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Бүгенге көннән Әлмәттә «Безнең ишегалды лагере» дигән яңа проект эшли башлый.

«Беренчеләр хәрәкәте» Мәгариф, яшьләр һәм спорт идарәләре белән берлектә Әлмәттә «Безнең ишегалды лагере» проектын башлап җибәрәләр. Проект август дәвамында гамәлгә ашырылачак һәм түбәндәге юнәлешләр буенча чараларны үз эченә алачак: дөрес туклану, экологик тәртип, физик культура, үз-үзеңне үстерү, өлкән буын турында кайгырту.

Проект Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов ярдәме белән булдырылды.

Проект кысаларында беренче хәрәкәтнең 50 активисты эшкә урнаштырылды. «Безнең ишегалды лагере» балаларга һәм яшүсмерләргә үзләрен төрле мастер-классларда, интерактивларда, хәрәкәт флешмобларында һәм спорт уеннарында сынап карарга, ә аларның әти – әниләренә һәм ди-бабайларына концерт программасыннан ләззәт алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, проект мәйданчыкларында беренчеләрдән булып хәрәкәт ноктасы эшләячәк, анда Әлмәт халкы фото-челленджда катнаша, оешма турында күбрәк белә һәм аның сайтында теркәлә алачак.

Проект чаралары көн саен шәһәрнең төрле иҗтимагый мәйданчыкларында узачак. Проект эшләү дәверендә оештыручылар Әлмәтнең төрле нокталарында 20 локацияне колачларга планлаштыралар. Киләсе атнада ук «Безнең ишегалды лагере» түбәндәге мәйданчыкларда узачак: «Креатив процесслар фабрикасы» ЯҮ мәйданчыгы, «Көнбатыш капкалар» «бульвары, «Сәламәтлек» паркы, «Яшьлек» скверы, «Просвещение» бульвары, Чәй ишегалды һәм ЮНМ ӘДТУ скверы.

Бүген бәйрәм «Көнбатыш капкалар» скверында 16:00-19:00 сәгатьләрдә узачак.

Әлмәтлеләрне «Безнең ишегалды лагере» проектына кушылырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International