Эш сәфәре кысаларында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков Әлмәттә булды. Визит вакытында ул шәһәр инфраструктурасының төп объектлары белән танышты һәм районның авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашында «Креатив процесслар фабрикасы» ЯҮдә узды. Төп тема «Идарә һәм нокталар. Уртак үсеш нокталары» - муниципаль берәмлекләрне үстерү һәм җирле эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар Дәүләт Думасы вице-спикерына кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Владислав Даванков Әлмәт районында социаль-икътисади вәзгыятьне яхшырту буенча эшнең төп юнәлешләре турында үз фикерләре белән уртаклашты. Владислав Даванков сүзләренчә, эшмәкәрләрнең һәрвакыт сораулары күп, әмма һәр төбәктә алар үзенчәлекле.
Очрашудан соң мәртәбәле кунаклар «Нефть югары мәктәбе» Кампусында, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә һәм Шәһәр сусаклагычында булдылар.
Дәүләт Думасы вице-спикерының шәһәрдән беренче тәэсире яхшы булып чыкты. Ул Әлмәттәге кешеләрнең үз төбәкләрен һәм шәһәрләрен яратуларына игътибар итте, ә бу, аның фикеренчә, алар монда калсын, эшләсен һәм киләчәкләрен төзсен өчен иң мөһиме.
«Беренче чиратта, мин һәрвакыт шәһәргә түгел, ә кешеләргә карыйм. Кешеләрнең күзләре яна, кешеләр үз төбәкләрен, үз шәһәрләрен яраталар, ә бу, мөгаен, кешеләр монда калсын, эшләсен һәм үз киләчәкләрен төзесен өчен иң мөһимедер», - дип билгеләде Владислав Даванков.