Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтнең автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә атмосфера һавасының пычрануына күзәтчелек итүче системалар урнаштырылачак
2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Озакламый әлмәтлеләрнең сулышы иркенәергә тиеш. Һәрхәлдә, шәһәргә экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамовның килүе шуңа ишарә.
Әлмәтнең автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә мотор ягулыгы парларының һәм газларның һавага чыгуын кисәтәчәк системалар урнаштырылачак. Әлеге проект 2015 елга кадәр республиканың дүрт шәһәрендә: Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм нефтьчеләр башкаласында гамәлгә ашырылачак. Сүз уңаенда, бүгенге көндә Әлмәттә 33 АЗС эшли. Калган төбәкләрдә экология зыянлы парларны тоткарлау җайланмалары 2020 елга кадәр куелырга тиеш. Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов бу хакта Әлмәттәге АЗС хуҗаларына сөйләде.
Аның сүзләренчә, бу җайланмаларны куллану ягулык салу станцияләренең әйләнә-тирә мохитны зарарлау ихтималын 95 процентка киметә. Бу системаларны урнаштыру җитештерүчесенә һәм төренә карап АЗС хуҗасының кесәсен ким дигәндә 1,5-2 млн. сумга юкартачак. Шуңа күрәдерме ягулык сатучылар әлеге программада катнашырга атлыгып тормый. Казанда ике, Чаллыда 15 АЗС парларны тоткарлау системасы кую графигын җирле башкарма хакимият белән килештергән, диләр. Экологиягә зыянны киметүнең икенче ысулы да бар икән. АЗСларга ягулык кайтарган цистерналарны һәм нефтебазаны рекуперация системасы белән җиһазлау да җитә. Анысы очсызгарак та төшәргә мөмкин. Әлмәттә соңгысын кулланучылар бар. Аларның бәясен тыңлаган бер эшмәкәр нәкъ менә ягулык ташучы машинаны һәм нефтебазаны зарарлы парларны тоткарлаучы шланглар белән тәэмин итәчәген әйтте.
Әлеге системаларны куяргамы, куймаскамы дип бәхәсләшергә соң инде. Бу – республика башлыгы әмере һәм Татарстан хөкүмәтенең АЗСларны җиңел фракцияләрне тоткарлау җайланмалары белән җиһазлау турындагы күрсәтмәсе белән хәл ителгән мәсьәлә. Ягулык сату кәсебендәгеләргә бары тик ике юлның берсен сайларга һәм аларны урнаштыру графикларын килештерергә кирәк.
- Бу бөтен дөньяда кулланыла торган тәҗрибә. Шуңа күрә аның бездә дә норма булуы зарури. Ул социаль характердагы проект, атап әйткәндә, табигатьне һәм халыкның сәламәтлеген саклау дигән сүз, – дип ассызыклады Рамил Низамов.
Министр урынбасары белән очрашуга килүчеләр мәсьәләне ике атнадан да соңга калмый хәл итәргә вәгъдә бирде.
***
Шул ук көнне баш эколог урынбасары атмосфера һавасының пычрануына күзәтчелек итүче хәрәкәттәге автомат станцияне тәкъдир итте. Ул нефтьчеләр башкаласын гына түгел, республиканың көньяк-көнчыгышына хезмәт итәчәк.
Мондый станцияләр республикада дүртәү: Казанда, химиклар шәһәрендә, Чаллыда һәм Әлмәттә.
Бүгенгәчә калада сулый торган һаваның чисталыгына ике стационар һәм машиналарга урнаштырылган күчмә станция күзәтчелек итте. Беренчесенең “игътибар” даирәсе әллә ни зур түгел. Ә күчмәләренең мөмкинлекләре чикле: проба алганнан соң нәтиҗәләр ике, кайвакыт аннан да күбрәк вакыттан соң гына ачыклана иде. Яңа станциянең исә функциональлеге зуррак. Әйтүләренчә, ул азот окисы, углерод оксиды, күкерт диоксиды, күкертле водород, углеводород дәрәҗәсен үлчи, шулай ук һава торышы параметрларын да билгели. Әлеге мәгълүматлардан Экология министрлыгыннан тыш, Россия кулланучылары күзәтчелеге һәм Россия табигать күзәтчелеге хезмәтләре дә файдалана.
Тәкъдир итү өчен Ленин мәйданына килгән лаборатория ул мәлдә һава торышында зарарлы матдәләрнең артуын күрсәтмәде.
- Мондый лаборатория “Татнефть”тә сыналды. Алар күптәннән аны үз предприятиеләре тирәсендәге атмосфера торышын тикшерү өчен файдалана, – дип искәртте Рамил Низамов.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз