Әлмәттә атмосфера һавасы пычрануын конрольдә тотучы автомат станциясе презентацияләнде

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Хәзер Әлмәтнең атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тотучы үз автомат станциясе бар. Ул нефтьчеләр башкаласын гына түгел, бөтен Көньяк – көнчыгышка хезмәт күрсәтәчәк. Бу Экология министрлыгының нефть төбәгендә яшәүчеләргә зур бүләге .

Станцияне презентацияләү бүген Ленин мәйданында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов катнашында узды.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, мондый станцияләр Татарстанда дүртәү: Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм хәзер менә Әлмәттә.

Станция, Ford Tranzit автомобиле базасына урнаштырылган. Ул атмосферадагы зарарлы матдәләрнең концентрациясен билгели. Мәгълүматлар министрлыкның дәүләт контроленә, Роспотребнадзор һәм Росприродонадзор федераль органнарына тапшырыла.

Ландыш Сибгатуллина, Ф Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International