Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 1 августта төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, көчле җил секундына 15-20 метр тизлектә;
- көндез көчле яңгыр, локаль боз.
Иртәгә, 1 августта, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез яңгыр, кайбер районнарда көчле. Урыны белән яшен, көндез локаль боз. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+16˚. Көндез максималь температура +21..+24˚.