Әлмәт пенсионерларын компьютер белеме конкурсында катнашырга чакыралар

2024 елның 30 июле, сишәмбе

2024 елның 22 апрелендә компьютер белеме буенча пенсионерларның шәхси казанышлары буенча 10 нчы «Интернетка рәхмәт-2024» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде.

Конкурста катнашуга компьютерда һәм Интернет челтәрендә мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсуслаштырылган курсларны тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге (50+) гражданнар чакырыла. Конкурс йомгаклары буенча конкурста катнашучы иң актив төбәкләр рейтингы төзеләчәк.

Конкурс номинацияләре:

  • «Минем интернет-казанышларым»;
  • «Минем иҗтимагый интернет-инициативам»;
  • «Мин-интернет-йолдыз»;
  • «Гаилә интернет-тарихы»;
  • «Минем авторлык эшләнмәләрем» укытучылар өчен махсус номинация.

Конкурс эшләре 2024 елның 22 апреленнән 24 октябренә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурска нәтиҗәләрне 2024 елның декабрендә ясау планлаштырыла.

Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» сайтының «Конкурс» бүлегендә һәм алга таба «Катнашуга гариза» пунктында конкурс эшен һәм ике фотосурәтеңне кушып гариза бирергә кирәк. Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк.

2015 елдан башлап 9 ел эчендә конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 35 меңнән артык пенсионер катнашты. 227дән артык катнашучы конкурста җиңүче һәм призер булды. Барлык эшләр https://azbukainterneta.ru/ сайтында урнаштырылган .

Конкурс «Россиянең социаль фонды» һәм «Ростелеком» ГАҖ тарафыннан үткәрелә, шулай ук оештыруда Өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру Координация үзәге ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International