Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты. Бу җылы атмосфера иде, якыннары үзләренең кичерешләре, тәҗрибәләре һәм мөһим сораулары белән уртаклаштылар.
Авыр югалтуга карамастан, бу гаиләләр үз-үзләренә бикләнмиләр, ә яшәвен, планнар коруын, балалар тәрбияләвен һәм җәмгыятькә файда китерүен дәвам итәләр. Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, бу иң кыйммәтлесе, чөнки аларның туганнары якты киләчәк һәм азатлык өчен көрәшкән һәм һәлак булган.
«2024 ел безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу юнәлешкә без зур игътибар бирәбез һәм сугышчыларыбызның, геройларыбызның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез — аларга хәзер барыннан да авыррак», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Хәрбиләрнең якыннары Әлмәт районы җитәкчелегенә һәм «Ватанны саклаучылар» фондына ихтирам күрсәткәннәре һәм үтенечләренә оператив җавап биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Федераль хакимият тарафыннан кабул ителгән ярдәм чаралары төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә уңышлы гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, мобилизациянең беренче көннәреннән үк шәһәр администрациясе хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәме күрсәтә. Гамәлләрне координацияләү өчен мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды. 8(8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.