Исәп буенча дүртенче тапкыр үткәрелүче форум агымдагы елның октябрь аеннан 2014 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Чараның финал өлешен Россия фәне көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты катнашында уздыру планлаштырыла.
Форумда 16 дан 30 яшькә кадәрге талантлы яшьләр, балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары катнаша ала. Иң уңышлы дип табылган проектлар һәм яшьләр программалары сайлап алынып 100 000 сум күләмендә Татастан хөкүмәте ярдәмен алачак.