«Җиңел канатлар» урам театры «Елагин парк» фестивалендә катнашты. Ул Санкт-Петербургта 26 июльдән 28 июльгә кадәр узды. Фестиваль кысаларында актерлар «Көнчыгыш экспресс» спектаклен күрсәттеләр.
Бу фестиваль Әлмәт урам театрына үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм башка коллективларның уникаль куелышлары белән танышырга, төрле төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга һәм киләчәк проектлар өчен яңа идеяләр белән илһамланырга мөмкинлек бирде.