26 июльдән 28 июльгә кадәр «Каракуз» этно-модерн фестивале кысаларында IV «Воздух» заманча хореография фестивале узачак.
Кунаклар һәм Әлмәт халкы өчен хореографик спектакльләр һәм миниатюралар, бию драмалары, илнең иң яхшы биючеләре һәм хореографларыннан пластик спектакльләр куелачак.
Җентекле афиша белән «Каракуз» фестивале сайтында һәм аның «ВК»дагы битендә танышырга мөмкин.