23 июльдә район башкарма комитетында Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хезмәтләре вәкилләре, подрядчылар катнашты.
Фикер алышуның төп темалары: «Безнең ишегалды» һәм «Капиталь ремонт» программаларын гамәлгә ашыру, 2024-2025 елларга җылыту сезонына әзерлек, идарәче компанияләрнең һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның «ТКХ ГИС» порталында мәгълүматны вакытында урнаштыру. Күпфатирлы йортларны көзге-кышкы чорда файдалануга әзерләүгә бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин күчмә комиссия вакытында программаның 44 объектын тикшерде. Ачыкланган җитешсезлекләр һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре оператив рәвештә бетерү өчен идарәче компанияләргә җиткерелде.
Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы йортларның һәм аның тирәсендәге территорияләрнең торышын тикшергәндә нәрсәгә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Чара азагында анда катнашучылар фикер алыштылар һәм барлык кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.