Әлмәттә 2024 елның 1 августыннан 25 августына кадәр II «Татнефть - Фиджитал уеннары» фестивале узачак. Бу мультиспорт турниры виртуаль һәм реаль спорт төрләрен берләштерә.
Фестивальдә 14 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Фестивальдә Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Алабуга, Зәй, Сарман, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мөслим, Ютазы районнары халкы катнаша ала.
Фестивальнең уен дисциплиналары:
Фиджитал-футбол: мини-футбол һәм приставкада FIFA (6 кешегә кадәр команда)
Фиджитал-баскетбол: баскетбол 3х3 һәм приставкада NBA2K (4 кешегә кадәр команда)
Фиджитал-хоккей: хоккей 3х3 һәм приставкада NHL (4 кешегә кадәр команда)
Барлык катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген бәхетсезлек очракларыннан иминләштерү полисы һәм медицина тикшерүе турында белешмәсе булырга тиеш. Катнашучыларның һәм тамашачыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чарада шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре һәм медицина бригадасы кизү торачак.
Ярышларда катнашу өчен 2024 елның 30 июленә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк.
Барлык яңалыклар һәм җентекле мәгълүмат социаль челтәрләрдә бастырылачак:
• Telegram