2024 елның 18 июлендә 18 сәгатьтән 19 июлендә 08 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 18 июльдә кичен, төнлә һәм 19 июльдә иртән урыны белән көтелә:

- 18 июль кичендә яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-20 м/с.;

- 19 июльдә төнлә һәм иртән томан.

Иртәгә, 19 июльдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен (18 июль кичендә), томан. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан 5-10 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с (18 июль кичендә).

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚. Көндез максималь температура +25..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International