12 меңнән артык әлмәтле диспансерлаштыру узган

2013 елның 11 октябре, җомга
Дәүләт безгә ел саен бушлай сәламәтлегебезне тикшерү мөмкинлеге туды­ра.

Быел 12487 әлмәтле аннан файдаланган инде. Ел ахырына кадәр план буенча бар­лыгы 33 мең кеше диспансерлаштыру узарга тиеш.

Күп очракта үзебезне начар хис итсәк тә, шифаханәгә баруны кичектереп йөрибез. Ә бит авыруны башлангыч чорында ачыклау һәм дәвалау җиңелрәк. Диспансерлаш­тыру шуның беренчесен күз уңында тота да. Бигрәк тә ул йөрәк-кан тамырлары, он­кология, үпкә авыруларын, шикәр диабетын үзвакытында ачыклау бурычын куя, чөн­ки нәкъ менә алар инвалидлыкка китерергә, тормышыбызга янарга мөмкин. Быел тикшерү узганнарның да (алар үзләрен сау-сәламәт дип санаган) 4 меңнән артыгын­да төрле хроник авырулар табылган, алар хәзер даими рәвештә табибка күренеп то­рырга тиеш һәм махсус медицина ярдәменә мохтаҗ. 2700 дән артык кеше риск төр­кемендә дип табылган. Шулай итеп, диспансерлаштыру үткәннәрнең 43 % ына гына сәламәт дип мөһер сугылган.

Районыбызда халыкның табигый үсеше 588 не тәшкил итә. Максат – әлеге уңай ба­лансны саклап калу. Табиблар биргән мәгълүматка караганда, бездә соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, башлангыч алган шешләр нәтиҗәсендә кешеләрнең гомерләре өзелә (75 %). Югары кан басымы, югары холестерин, тәмә­ке тарту, начар туклану, симерү, исерткеч эчемлекләр куллану һәм физкультура белән шөгыльләнмәү үлемне якынайтуга бер адым булып торалар. Алдан ук профи­лактик чаралар күрү, кирәк булганда дәвалау курслары узу һәркемгә файдага гына булачагы көн кебек ачык.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Әлмәттә диспансерлаштыру өч медицина учреждениесендә оештырыла: үзәк район шифаханәсендә, медсанчастьта һәм 3 нче поликлиникада. Яшәү урыны буенча һәр­кем профилактика кабинетына барырга, маршрут кәгазе алырга тиеш була. Кирәк дип табылган очракта табиблар сезгә икенче этапка юллама бирәчәк, ягъни моны­сында консультацияләр, лаборатор һәм инструменталь тикшерүләр уздырылачак.

Авылда яшәүчеләр өчен белешмә

Диспансерлаштыру каралган кешеләргә фельдшер яки шәфкать туташлары ярдәмгә киләчәк. Тиешле юлламалар алганнарга ерак йөрисе юк – табиблык амбулатория­сендә үк анализлар тапшыру вакытны да, чыгымнарны да киметә. Бары тик УЗИ, мам­мография узу өчен генә авыл халкына шәһәр шифаханәләренә барырга туры килә­чәк.

Кемнәр диспансеризация узачак?

2013 елда 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914 елда туганнарга бушлай тикшеренү мөмкинлеге каралган. Диспан­серлаштыруның соңгы этабында һәркемгә сәламәтлек паспорты бирелә.

Тикшерүләр исемлеге

Диспансерлаштыру кысаларында анализлар тапшыру каралган. Күзләрне тикшерү, күз басымын билгеләү оештырыла, ЭКГ, флюорография, корсак куышлыгы органна­рына УЗИ уздырыла. Шулай ук невролог белән терапевт та кабул итәчәк. Моннан тыш 50 яшьтән узган ир-атлар һәм 39 дан өстә булган хатын-кызларга башка төрле тикшерүләр дә гамәлгә кертелгән.

Нәтиҗәсе

Тикшерүләрдән соң һәм табиб-белгечләр карагач, һәр пациентка сәламәтлек төрке­ме билгеләнә.

– 1 нче төркем – хроник авырулар юк һәм риск факторлары күзәтелми – пациент сәламәт.

– 2 нче төркем – хроник авырулар юк – пациент сәламәт, әмма риск факторлары (тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы, канда югары холестерин һ.б.) бар.

– 3 нче төркем – авырулар ачыклану – пациент алга таба тикшерүләргә, дәвалануга һәм реабилитациягә мохтаҗ.

Диспансеризация узаргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә, әмма сәламәтлекне бушлай тикшертергә, белгечләргә консультациягә барырга мөмкинлек бар икән, ник аннан баш тартырга?

Әлмәттә “кайнар линия” телефоннары:

Үзәк район шифаханәсе - 33-83-02;

3 нче поликлиника - 32-33-75;

Медсанчасть - 311-111, 311-159;

Сәламәтлек саклау идарәсе - 32-77-86.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Лилия Седельникова фотосы
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International