«Каракуз» этно-модерн фестивале Әлмәттә яңа колач белән узачак!

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

19 июльдән 4 августка кадәр Әлмәт мәдәни төрлелек һәм заманча сәнгать үзәгенә әвереләчәк. Быел «Каракуз» фестивале тагын да масштаблырак һәм яктырак булырга вәгъдә итә. Ул «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә. Мәйданчыкларга 70 000 гә якын кунак җыела.

Бер идея эгидасы астында 15тән артык уникаль фестиваль, дистәләгән артист һәм йөзләрчә сәгать бай программалар. Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Әлмәткә илнең төрле почмакларыннан, шулай ук Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан, Ираннан, Төркиядән, Италиядән талантлар киләчәк.

Әлмәт халкы һәм кунаклары төрки мәдәният белән танышачак, карнавал йөрешенә кушылачак, борынгы төрки уен коралларында уйнарга өйрәнәчәк, талантлы актерларның перформансларын күзәтәчәк, Россиянең танылган шеф-поварларының милли ашларын авыз итәчәк, джаз астында бииячәк, бардлар һәм танылган артистлар белән бергә җырлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International