2024 елның 11 июлендә 18 сәгатьтән 12 июлендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

11 июль кичендә, 12 июль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:

- көчле төньяк җиле 15-20 м/с;

- урыны белән көнчыгыш районнарда яшен, локаль рәвештә боз булырга мөмкин.

Иртәгә, 12 июльдә, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, локаль рәвештә боз булырга мөмкин. Төньяк җиле 7-12 м/с, урыны белән 15-20 м / с.

Төнлә минималь һава температурасы +12..+15˚. Көндез һаваның максималь температурасы +21..+24˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International