Берничә атнадан Әлмәт районында уңыш җыю башлана

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Быел районда 54,7 мең гектар җир чәчелгән. Аларның яртысы диярлек бодай, арпа, солы һәм борчак кебек бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен бүлеп бирелгән. Шулай ук соя, көнбагыш, кукуруз, яшелчә һәм башка культуралар үстерәләр.

Терлекчелек хуҗалыклары өчен азык әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2 мең тоннадан артык печән һәм 12 мең тонна сенаж әзерләгән инде, бу терлекләрнең кышлауын тәэмин итү өчен мөһим.

«Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яхшы уңыш үстерү һәм районның азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен бар көчләрен куялар. Алда киеренке эш, әмма аграрийлар урып - җыю кампаниясенә әзер», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International