Быел «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында «Әлмәт-Мөслим»юлы участогында юл-төзелеш эшләре тәмамланган инде. Шулай ук «Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт» трассасында юл япмасын фрезерлау үткәрелде. «Рус Акташы - Азнакай» юлында дала Зәй елгасы аша күперне капиталь ремонтлау төгәлләнә.
Милли проектны гамәлгә ашыруның 5 елында Әлмәт районында 34,7 км юл япмасы ремонтланган.
Бу юнәлештәге эшләр юл инфраструктурасының югары сыйфатын, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен дәвам итә.