Татарстанда яшәүче 9 меңнән артык кеше 2024 елда пенсия тупланмаларын алган

2024 елның 5 июле, җомга

2024 ел башыннан Татарстан Республикасында яшәүче 9278 кеше пенсия тупланмалары акчаларын алды. Татарстанда яшәүче 9229 кеше берьюлы түләүләр алды, тагын 49 кеше айлык пенсия түләүләре рәвешендә пенсия тупланмалары акчаларын ала.

Пенсия тупланмалары хисабына түләүләрне билгеләү хокукы 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга, яки вакытыннан алда пенсия тәэмин итү хокукына ия булган гражданнарга бирелә.

Пенсия тупланмаларының берничә төр түләүләре бар. Бу бер сумма белән бер тапкыр бирелә торган түләү; граждан үзе билгеләгән ашыгыч пенсия түләү (ул 10 елдан да кимрәк вакыт эчендә түләнә алмый). Һәм, ниһаять, тупланма пенсия, ул ай саен билгеле бер исәпләнгән күләмдә түләнә.

2024 елның 1 июленнән пенсия тупланмалары акчаларын түләү хокукын билгеләү тәртибе шактый үзгәрә.

Мәсәлән, июль аеннан пенсия тупланмалары акчалары бер тапкыр бер сумма белән түләнәчәк, әгәр тупланма пенсия күләме тулаем Россия Федерациясе буенча пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10% тан да кимрәк булса. 2024 елда яшәү минимумы 13290 сум тәшкил итә.

Тупланма пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10% тан артыгын тәшкил иткән кешеләргә пенсия тупланмалары айлык түләү рәвешендә түләнәчәк.

Ашыгыч түләү рәвешендә тупланма пенсияне пенсия тупланмаларын һәм ана капиталы акчаларын дәүләт тарафыннан финанслау программасы кысаларында ирекле взнослар хисабына формалаштырган гражданнар ала ала. Бу очракта пенсия гариза бирүче билгеләгән чорда түләнәчәк, ләкин ким дигәндә 10 ел. Пенсия тупланмалары суммасы айлар санына бүленә һәм ай саен түләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1953-1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда (алар өчен эш бирүче 2002-2004 елларда иминият взносларын күчергән), шулай ук 1967 елда һәм аннан соң туган эшләүче гражданнарда формалашкан. Алар өчен эш бирүче 2002 елдан 2014 елга кадәр иминият взносларын күчергән. 2014 елдан иминият взнослары тулысынча иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә, булган тупланмалар элеккечә инвестицияләр өчен ачык.

«Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсенең КФҮ яки клиентлар хезмәтенә тиешле гариза бирергә кирәк. Шул ук вакытта, әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаша икән, түләү өчен дә тиешле иминиятчегә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген исәпкә алырга кирәк. Үзенең тупланма пенсия күләмен, шулай ук иминиятчене (ДбПФ яки РСФ) дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счетыннан өземтә заказ итеп белергә мөмкин», – дип аңлатты Татарстан буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсия тупланмалары акчаларын түләү турында өстәмә консультацияне 8-800-1-00000-1 номерлы СФР контакт-үзәгенә шалтыратып алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International