Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт районы оешмасы җитәкчесе билгеләнде

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәгән татар халкының рухи бергәлеген булдыру, милләтебезнең гасырлар дәвамында сакланып килгән гореф- гадәтләрен, тарихи ядъкәрләрен барлау, туган телебезне үстерү, аны бүгенге көн югарылыгында саклау юнәлешендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарган эшләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Уртак максатларга хезмәт итү, нәтиҗәләрнең нинди булуы,күпмедер дәрәҗәдә җирле оешмалар эшчәнлегенә дә бәйле. Шуңа күрә дә конгресс җитәкчелеге бу эшкә аерым игътибар бирә. 10 октябрь көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында татар конгрессы утырышы булып узды. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстан республикасындагы иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге мөдире Данис Закиров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова һәм бюрога әгъза итеп сайланган башка вәкилләр катнашты.

Данис Фәнисович сүзләренә караганда, Татар конгрессының бөтен дөнья буйлап 400 гә якын оешмасы исәпләнә, шуның 45 е Татарстанда. 200 меңнән артык халкы, шуның 54 проценты татарлар дип исәпләнгән нефтьчеләр каласында эшләргә тиешле бюроны сайлау, җитәкчене билгеләү мөһим вакыйга. Әлеге оешма дәүләт органнары һәм киң җәмәгатьчелек белән ике арадагы бәйләнешләрне булдырып, халык мәнфәгатьләрен яңа проектлар формасында гамәләгә куючы орган булырга тиеш. Район башлыгы Мәҗит Салиховның милли җанлы җитәкче булуы, булдырылган мөмкинлекләр җирлектә киң колач белән эшләргә юл ача.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт районы оешмасы әгъзалары сайланды һәм аның җитәкчесе итеп Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов билгеләнде.

Ландыш Зарипова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International