Бүген ,10 октябрь көнне, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Корстон” күңел ачу комплексына җыелдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган чара алдыннан Татарстан Президенты “ТР да сөт терлекчелеген үстерү перспективалары“ дигән темага киңәшмә уздырды. “Республика аграрийлары тырышып эшләгәндә, сљт терлекчелеге тармагыннан табыш алырга булањ. Узган 9 ай эчендә Татарстанда 1,9 млн тонна сөт савылган,бу Россиядә җитештерелә торган сөт азыгыңыћ 6 процентын тәшкил итә. Агымдагы елда әлеге күрсәткечнең 3 процентка төшүе бик аяныч,”-дип басым ясады үзенең чыгышында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
“Кешеләрне эш белэн тәэмин итү, аларның шөгыльләре булу җәмгыятебезнең киләчәгенә йогынты ясый. Йорт яны хуҗалыкларында сыер малы бар икән, димәк, әле авыл исән, авыл яши. Базарларда сөтне арзан бәядән алып, кыйммәт сатучылар да күп. Моңа юл куярга ярамый. Авыл кешесе җитештергән сөт өчен үзе лаеклы акча алырга тиеш, "- дип, катгый фикерен белдерде Президент.
Киңәшмәдән соң, Президент катнашында авыл хуҗалыгы алдынгыларын, район җитәкчеләрен, эре промышленность компаниясе директорларын кабул итү оештырылды. Алар арасында әлеге тармакның төрле яклап үсешенә өлеш кертүче “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов та бар иде.