Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе сайланды

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
10 октябрь көнне Әлмәт татар драма театрында Әлмәт имамнары җыелышы булып узды. Аның эшендә ТР Диния нәзарәте, муниципалитет вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Җыелышны ачып район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев барлык имамнарны һәм залда утыручыларны тиздән билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров шулай ук республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлауларын җиткерде, Корбан бәйрәме кысаларында уздырылучы акция турында сөйләде.

Җыелышның икенче өлешендә Әлмәт шәһәре һәм районы имам –мөхтәсибе сайланды. Күпчелек тавыш белән әлеге вазифага Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов билгеләнде.

Ф .Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International