Чыгарылышлар дәвам итә

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июльдә «Татарстанның киләчәк көллияте» проектын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова һәм «Римера-Алнас» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре балаларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котладылар.

Шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакырылган чыгарылыш укучыларының әти-әниләренә дипломнар тапшырылды.

Без котлауларга кушылабыз һәм барлык чыгарылыш укучыларына һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International