28 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
Иртәгә, 28 июньдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыш, төньяк 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +9..+12˚. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+23˚.