Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан «Әкият» 37нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм педагоглар «Грамотный пешеход» акциясен үткәрделәр. Балалар җәяүлеләр белән сөйләштеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында истәлекләр тараттылар.