25 июньдә артистлар һәм иҗат коллективлары көче белән концерт программасы оештырыла. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Д. С. Яфизов чыгыш ясады, шулай ук Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы хәрби комиссариаты вәкиле запастагы майор О. П. Иванов, "Патриот" үзәге җитәкчесе Е. Г. Еланский катнашты.
ӘМР делегациясе балаларга җиңел һәм уңышлы хезмәт, сәламәтлек, кыюлык, батырлык, хәрби бурычларын үтәү хисләре белән туган якларына кайтуларын теләде.