Бу көн шәһәрдә яшәүчеләрнең барысына да якты һәм ялкынлы булачак. Сезне мавыктыргыч программа көтә, анда һәркем үзенә ошаган шөгыль табачак.
Бәйрәм ике мәйданчыкта узачак: «Мирас» спорт комплексы каршында һәм «Нефтче» хоккейны үстерү үзәге янында.
Программада: автомобильләр күргәзмәсе, Almet digital art фестивалендә катнашучылардан яшьләр маркеты, һөнәрчеләр һәм эшмәкәрләр, караоке-лофт, фуд-кортлар, лазертаг буенча турнир, мастер-класслар, бию баттлы һәм концерт программасы.