28 июньдә Республикада «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең II этабы узачак

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Эш ярминкәсенә баруның 5 сәбәбе:

  1. эш табу;
  2. компания вәкилләре белән шәхсән аралашу;
  3. карьера яки тренинг планлаштыру;
  4. эшкә урнашканда дәүләт ярдәме турында белү;
  5. мастер-классларда һәм тренингларда катнашырга.

Вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Узган ел Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә 1395 кеше эшкә урнаштырылган, шулай ук тагын 161 кеше Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашкан.

Барлык теләүчеләрне дә 28 июньдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Герцен урамы, 86А адресы буенча узачак чарада катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International