"ЮИД-ДОЗОР" гамәлдә

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Әлмәттә «Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге» МБУ базасында ата - аналар (гаилә әгъзалары) катнашында мәктәп яны лагерьлары арасында «ЮИД-Дозор» традицион конкурсы узды. Конкурсның максаты: балаларны юлларда һәм урамнарда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру, аларда җәйге чорда юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак куркынычсыз тормыш культурасын формалаштыру, ата – аналарны балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International