21 июньдә Ижевск шәһәрендә ралли-рейд буенча Россия Кубогы һәм боҗралы узышлар буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Аларда Татарстанның «Динамо» вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.
Бөтенроссия ярышларында SKI GP 4 классындагы боҗралы узыш дисциплинасында якташларыбыз, «динамиматум» Динамо Әлмәт клубы тәрбияләнүчеләре, бөтен дәрәҗә пьедесталын яуладылар. Югары баскычка Рөстәм Әмирханов күтәрелде, 2 һәм 3 урыннарны Илһам Мөхәммәдиев һәм Кәрим Янгличев алды.
Моннан тыш, безнең спортчылар тагын ике көмеш медаль яулады: SKI GP 2 классында - Руслан Агләмов, SKI Junior классында - Камил Мөхәммәдиев.
Ралли-рейд буенча Россия Кубогында Рөстәм Әмерханов SKI GP 1 классында бронза призер булды.
Ярышларда «Динамо-Татарстан» командасын аның җитәкчесе - Россиянең спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры Вячеслав Колотовкин җитәкләде.