1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. 3 ел 10 ай һәм 17 көн совет халкы фашизмга каршы сугышкан. Сугыш илебезнең 27 миллион гражданын үтерде.
«Мәңгелек ут» мемориалы янында әлмәтлеләр шәмнәрдән «Хәтерлибез! һәм 22 июнь 1941 ел һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
Бу мөһим дата - Хәтер һәм кайгы көне - безне изге бурычыбызны онытмаска мәҗбүр итә: тарихтагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугышта фашизмның кем һәм нинди бәягә җиңгәне турында тарихи хакыйкатьне сакларга.