2024 елның 21 июнендә 18 сәгатьтән 22 июнендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 21 июне, җомга

21 июнь кичендә, 22 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәйгән яшен, көчле яңгыр, локаль боз көтелә.

Иртәгә, 22 июньдә, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле. Урыны белән яшен, локаль рәвештә боз. Төньяк җиле 6-11, көндез урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 15-20 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +15..+18˚. Көндез һаваның максималь температурасы +21..+24˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International