Әлмәт предприятиеләре җитәкчеләренә алкоголь сатуны чикләргә киңәш итәләр

2024 елның 21 июне, җомга

2024 елның 28 июнендә «Чыгарылыш кичәсе» чарасын үткәрү һәм 2024 елның 29 июнендә «Яшьләр көне» чарасын үткәрү белән бәйле рәвештә төрле милек формасындагы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителә.

Бу шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларының үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатларындагы мөрәҗәгатьләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International