“Альметьевский вестник” аллеясы булдырылды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Билгеле булганча, республикада 27 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр “Үз агачыңны утырт” дип аталган акция дәвам итә. Экологияне яхшырту, яшәгән тирәлегебезне яшелләндерүгә юнәлдерелгән әлеге мөһим эшкә журналистлар да өлеш кертә. Бүген,9 октябрь көнне , “Альметьевский вестник” газетасы журналистлары Тукай проспектының иң матур җиренә 20 агач утыртып акциядә катнаштылар.

Алдан сөйләшенгәнчә, иртәнге 8 да без 4 нче ТОСМС карамагындагы 16 нчы мәктәп янына юл алдык. Территориаль Совет мөдире Ирек Ханипов безне каршы алып, агач утыртырга тиешле урыннарны күрсәтте. Барыбыз бердәм булып тиз генә чокырлар казып, “ Әлмәт урманчылыгы”ннан алынган юкә үсентеләрен утыртып та куйдык. 10 еллык миләш агачлары янәшәсендә урын алган яшь юкәләр тиз яңарып китәрләр дигән ышаныч белән без әлеге урынны “ “Альметьевский вестник” аллеясы дип атадык.

Фәрдия Хәсәнова ,”Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International