2024 елда Татарстанда 8 200 гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алган

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2024 ел башыннан Татарстанның 8 200 гаиләсе бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Пособие һәр балага түләнә һәм гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйле түгел. Түләүне эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналар да ала ала. 2024 елның 1 февраленнән пособие күләме 24 604 сум тәшкил итә.

Эшләүче анага пособие ГХАТның бала туу турындагы реестры мәгълүматлары нигезендә гаризасыз билгеләнә. Әгәр гаиләдә әти генә эшли икән, аңа пособие алу өчен эш бирүчесенә бала туу турында таныклык бирергә кирәк. Әгәр дә ата-аналар икесе дә эшкә урнашмаган икән, түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Татарстан буенча СФР бүлекчәсенең клиентлар хезмәтендә яки КФҮдә дә гариза бирергә мөмкин. Түләүне шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары ала ала.

«Бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны безнең СФР бүлекчәсе ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ала. Пособие билгеләү турында карар 10 эш көне эчендә чыгарыла, түләү уңай карар чыгарылганнан соң 5 эш көне эчендә килә», – дип искәртте Татарстан буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз булса, 8-800-100-00-01 телефоны аша шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча ОСФР белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International