Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны тыңлар өчен, чираттагы гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында төзекләндерү һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Һәр мөрәҗәгать каралды, халыкка җентекле аңлатмалар һәм җаваплар бирелде. Район башлыгы җаваплы хезмәтләргә теркәлгән барлык мөрәҗәгатьләрне хәл итәргә кушты.