Статистика буенча, Россиядә көн саен юл-транспорт һәлакәтенләрендә 40 кеше һәлак була, тагын 500 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Шуңа бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртергә телибез. Бу аның барлык катнашучыларына да кагыла: шоферларга, җәяүлеләргә һәм пассажирларга.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә генә түгел, ә юлларның сыйфатын яхшыртуга да юнәлдерелгән. Россиядә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты гамәлгә ашырыла, аның максаты илнең юл челтәренең торышын яхшырту, бу аварияләр санын киметергә һәм юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.