Әлмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция белән бәйле хокук бозулар теркәлмәгән

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Сәламәтлек саклау идарәсендә коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Сөйләшүдә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдус Алимов та катнашты. Ул медицина хезмәткәрләренең нинди җаваплылык тотуларын искә төшерде. Утырышта әлегә дәвалау-профилактика учреждениеләрендә алар абруена күләгә төшерерлек очракларның теркәлмәве дә җиткерелде.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International