14-16 июньдә Әлмәттә Триатлон буенча Россия беренчелеге узачак.
Триатлон-уникаль спорт төре, ул берьюлы өч дисциплинаны берләштерә: йөзү, велоузыш һәм йөгерү. Катнашучыларга бу этапларны бертуктаусыз үтәргә туры киләчәк. Бу спортчылардан максималь көч таләп итә торган ныклык һәм чыдамлык өчен чын сынау.
Ярышларда илнең 20 төбәгеннән 700дән артык спортчы катнашачак, алар арасында Россия беренчелегендә катнашучылар, терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар, сукырлар арасында Россия чемпионаты кысаларында парлар, шулай ук Бөтенроссия балалар лигасында һәм һәвәскәрләр триатлонында катнашучылар. Безнең шәһәрдә инде өченче ел рәттән паратриатлетлар арасында ярышлар уза, быел аларда шулай ук махсус хәрби операциянең 5 ветераны катнашачак.
Безнең шәһәрдә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар өчен ярышлар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Ярышларны күзәтергә, спортчыларга ярдәм итәргә һәм җиңү өчен кызыклы көрәшне үз күзләребез белән күрергә теләүчеләрне чакырабыз!
Ярышлар уздырыла торган урын: шәһәр күле.
Ярышлар 15 һәм 16 июньдә 8:00 сәгатьтә башлана.