Казанда БРИКС илләре уеннары ачылды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара спорт турнирына Россия Президенты старт бирде. Видео мөрәҗәгатендә ул билгеләп үткәнчә,"Брикс уеннарын кунакчыл, үзенчәлекле Казан һәм Мәскәү – үз тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, традицияләре һәм бер үк вакытта заманча, киләчәккә омтылган шәһәрләр кабул итә".

Ачылу тантанасы вакытында тамашачылар метафорик галәм буйлап сәяхәт итәләр һәм бергәләп Яңа йолдызны – Брикс уеннары йолдызын ачалар. Алар Россия һәм Татарстанның бай тарихы, мәдәнияте һәм казанышлары белән якыннан таныштылар. Әмма кичәнең иң якты йолдызлары-кеше рухының көчен һәм сәләтләренең чиксезлеген күрсәтүче спортчылар.

БРИКС уеннары 12-23 июньдә уза. Аларда 90нан артык илдән 4000гә якын атлет катнашачак. Алар 27 спорт төрендә бүләкләр уйнатачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International