Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның 14 июнендә 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлмәт кан үзәгендә (Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 157 йорт) «Бөтендөнья донор көне» җәйге донор акциясе узачак.

Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://unity.donorsearch.org/events/1770.

18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган Әлмәт халкы кан доноры була һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Тулырак https://donorsearch.org/requirements/.

Донорларны бәйрәм атмосферасы һәм күңелле сувенирлар көтәчәк.

Донорлар көн саен кирәк. Без мохтаҗ кешеләргә акция көнендә генә түгел, ә эш көннәрендә дә ярдәм итәргә теләүчеләрне көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International