Бу хакта туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.
● Быел 877 метр озынлыктагы канализация коллекторы реконструкцияләнгән. Әлеге коллектор берничә микрорайонны хезмәтләндерә: Агропоселок, Д зонасы, Яшьлек һәм Көнбатыш капка. ●Канализацияне реконструкцияләү һәм Шоссейная, Строителей, Загородная, Заводская урамнарында, шулай ук Красноармейка микрорайоныннан ат спорты мәктәбенә кадәр 3 186 метр озынлыктагы берничә суүткәргечне алыштыру планлаштырыла.
Әлеге эшләрне финанслау «Әлмәт-Водоканал» АҖ бюджетыннан башкарыла.
Моннан тыш, район бюджетыннан күпфатирлы торак йортларның коммуналь челтәрләрен ремонтлауга 17 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
«Төп бурыч - барлык эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп башкару, киләчәктә без бу участокларда проблемалар белән очрашмасак иде», - дип билгеләп үтте ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов.