Әлмәт районында инде 21 йөз балл җыючы бар: бу шатлыклы яңалык турында район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында сөйләде

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Йөз балл җыючылар рәтләре тулылана: 5 укучы рус теле буенча 100 балл һәм 2 укучы профильле математика буенча 100 балл алган.

20 нче мәктәп укучысы Князева Анастасия ике йөз балл җыеп, рус теле һәм әдәбияты буенча максималь нәтиҗә ала. Шулай ук әдәбият буенча балларны яңадан караганнан соң тагын бер йөз балл өстәлә. Әдәбият буенча бездә барлыгы 100 балл җыйган 9 укучы бар.

Тимур Нагуманов: «Узган елда безнең районда 100 балл җыйган 7  укучы булган, ә быел инде 21 һәм тагын 6 фән буенча нәтиҗәләр көтәбез. Бу районда белем дәрәҗәсе елдан-ел арта баруын күрсәтә. Балаларыбыз белән горурланабыз, укытучыларга һәм остазларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәбез».

Шулай ук Тимур Нагуманов Әлмәттә 28 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе булачагы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International