2024 елның 30 июненә кадәр Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары арасында Россия яшьләре.Грантлар: «Микрогрантлар» конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Конкурста җиңүчеләр үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 5 меңнән 100 мең сумга кадәр ярдәм ала алачак.
Гаризалар «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (grants.myrosmol.ru) аша кабул ителә. Конкурс кагыйдәләре белән агентлыкның «Россия яшьләре» ФДАИС сайтында танышырга мөмкин.
2024 елгы грант конкурсларында сыйфатлы әзерлек һәм уңышлы катнашу өчен барлык кирәкле материалларны һәм киңәшләрне сылтама буенча табарга мөмкин.