1 ноябрьгә кадәр барлык салымнар да түләнергә тиеш
2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин видео конференция режимында журналистлар белән очрашты.
Халык салым түләү мәсьәләләренә жаваплырак карый башлаган.Үз бурычларын вакытында түләмәүчеләр да бар, әлбәттә. Әмма аларның саны ел саен кими. Быел физик затлардан җыелырга тиешле салымның гомуми суммасы - 3 миллиард 800 миллион сум.
Салым органнары халыкка квитанцияләрне һәм белешмәләрне июльдә үк тараткан салым түләүчеләргә үз бурычларын агымдагы ай ахырына кадәр түләргә кирәк, дип кисәтәләр Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә. Вакытында түләмәүчеләрнең бурычы көн саен арта барачак.
Идарә башлыгы Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республикадагы транспорт салым - 879 мең, җир салымын 1- млн 28 мең, милеккә салымны 2 миллион 356 мең кеше түләргә тиеш. Узган ел белән чагыштырганда, түләнергә тиешле салым күләме 15 процентка үскән.
Салым үсүнең төп сәбәбе салым салу объектлары артуга бәйле. Мисалга, транспорт чаралары 138 меңгә (13 процентка),. җир кишәрлекләре саны 39 меңгә (5 процентка), күчемсез милек саны 42 меңгә (3 процентка) арткан, - дип ассызыклады Марат Сафиуллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган очаршу вакытында республика халкы салымны почта бүлекләре, банклар яки түләү терминаллары, инфоматлар яки Россия федераль салым хезмәте сайтының сервислары аша түли ала.
25-26 октябрьдә Татарстандагы территориаль салым органнарының барысы да физик затларның милеккә салым мәсьәләләре буенча Бердәм ачык ишекләр көне уздыра. Аерым алганда, 25 октябрьдә инспекцияләр иртәнге 9дан кичке 8гә, 26сы,9дан кичке 6га кадәр эшләячәк. Милек салымы турында сораулары булган һәр салым түләүчегә аңлатма биреләчәк, бу мөмкинлек гражданнар өчен уңайлы булырга тиеш.