9 июньдә Әлмәт районында алкогольле продукция сату чикләнәчәк

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

2024 елның 9 июнендә «Сабантуй» милли бәйрәме уңаеннан төрле милек формасындагы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителә.

Бу шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларының үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатларындагы мөрәҗәгатьләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International