Әлмәттә узган спартакиаданың оештырылу дәрәҗәсе югары бәяләнде

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
4–5 октябрь көннәрендә Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләрнең зонаара II Спартакиадасы булып узды. Республиканың 9 районыннан килгән муниципаль хезмәткәрләр иң көчле команда исеме өчен көч сынашты. Аларга спортның җиде төре: волейбол, мини-футбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат буенча көч сынашырга туры килде.

Ике көн дәвамында нефтьчеләр башкаласында булган спортчылар каладагы үзгәрешләрне генә түгел, ярышларның оештырылу дәрәҗәсен дә бик югары бәяләделәр.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменә Сарман районы башлыгы Нәфис Закировтан Рәхмәт хаты килде. “Муниципаль хезмәткәрләрнең зонаара этабын югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен шәхсән үзегезгә, Физик культура һәм спорт идарәсе, спорт объектлары хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.”– диелә хатта.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International